Көз – романтик вакыт...

2017 елның 30 ноябре, пәнҗешәмбе

Элекеге гореф-гадәтләр буенча туйларны көзге чорда уйнару кабул булган. Юкка гына көз шагыйрьләрнең яраткан чоры булып саналмый – бу, чыннан да, романтик вакыт! Табигать күзләрне үзенең алтын матурлыгы белән сөендерә, яфраклар аяк астында күңелле итеп шаулый! Халык сынамышлары турында да онытырга ярамый: әгәр туй көнендә яңгыр яуса — материаль иминлеккә һәм уңышка, әгәр туй көнендә суытса — беренче бала нык һәм сәламәт булып туачак! Көзен гаилә корганнарны тыныч тормыш көтә.

2017 елның көзендә Әлмәт Муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 328 яшь гаилә никахларын теркәде!

Нәрсә белән кызыксындыра соң парларны көзге чор? Бу хакта без сорауларны сәбәпчеләрнең үзләренә тапшырдык.

Яшел, сары, кызыл, көрән төсләр хәтта гадәти шәһәр паркын әкияти урынга әверелдерә, дип саныйлар яшьләр. Көзен һава торышының үзгәрүчәлеген истә тоту кирәк, җитмәсә, вакытсыз салкын җил һәм пычрак булуын да исәпләү дөрес. Әмма хәтта шундый "сюрпризлар" да безнең көзге парларны борчымады, чөнки алар дулкынландыргыз кадрларга ясарга мөмкинчелек бирә: кияү һәм кәләшкә бер зонт астына качу, йә җил булса кәләш беркәнчегенең матур җилләнүе, һ. б.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International