2017 ел – үзенчәлекле, Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Васильево бистәсендә яшәүче Миронов Олег Александр улы һәм Антонина Николай кызы юбилее. Мироновлар гаиләсе үзләренең “алтын” юбилейларын билгеләп үттеләр. Ярты гасыр Олег Александр улы һәм Антонина Николай кызы тормыш юлы буенча кулга-кул тотынып, хуплап, бер-берсенә шатлык һәм бәхет, мәхәббәт, тугрылык һәм хөрмәт итеп яшиләр. Шушы юбилейлары белән Мироновлар гаиләсен Яшел Үзән муниципаль районы Васильево шәһәр тибындагы бистәсе башлыгы Денис Владислав улы Лулаков котлады, аларга гаилә кыйммәтләрен саклап калулары өчен Рәхмәт хатын тапшырды. Аларга сәламәтлек, бәхет, озын гомер, туганнары һәм якыннары ягыннан игътибар теләп калды.