Әнилэр көненә карата кичә

2017 елның 25 ноябре, шимбә

25 ноябрь көнне Лениногорск районы Иске Шөгер мәданият йортында Әнилэр көненә карата кичә булып узды. Кичәгә Иске Шөгер авыл җирлегендә октябрь , ноябрь айларында туган балаларның әти әниләре чакырылган иде. Яшь әти -әниләр үзләренең яңа туган сабыйлары белән сәхнәгә күтәрелгәндә залда утыручылар әлеге парларны көчле алкышларга күмделәр. Менә алар авылыбызнын яшь әти-әниләре:  Бәдертдиновлар гаиләсе,  Хамидуллинар гаиләсе, Насырҗановлар һәм  Сәлимовлар гаиләләре . Авыл җирлеге башлыгы  Шигапова Л.М. барлык әниләргә дә  бәйрәм котлавы җиткерде. “Кадерле Әниләребез! Сезгә озын гомер, сэламэтлек,имин көннәр,балалар куанычы,оныклар шатлыгы күреп яшәвегезне теләп калам.... дип үзенең теләкләрен җиткерде. Бәйрәмгә чакырылган яшь әниләргә саулык- сәламәтлек теләп  чәчәк бәйләмнәре һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Әлеге кичәдә мәданият йорты җитәкчесе , бик күп җырлар авторы Айрат Шайхелисламовның әниләр өчен язылган җырлары яңгырады. Әлеге бәйрәмне оештыруга үз көчләрен куйган мәданият хезмәткәрләренә , авыл башлыгы Лилия Мөгътәсимовнага шулай ук спонсырлык ярдәме күрсәткән  депутатларыбыз  Нурмөхәммәтов Рафаил белән Гилморадов Мансурга олы рәхмәтләребезне белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International