Аналар бәйрәме

2017 елның 25 ноябре, шимбә

   2017 елның 25 нчы ноябре көнне Лениногорск районы ЗАГС бүлегенең  тантаналы теркәү залында Аналар бәйрәме уңаеннан бәйрәм тантанасы үткәрелде. Тантанага 3 һәм аннан да күбрәк балалары булган 13 күп балалы гаилә чакырылган иде.  Бәйрәм иртәсендә районыбыз башлыгы урынбасары Гөлфирә Мәҗит кызы Рафикова катнашты, ул үзенең котлау сүзендә әниләрне бәйрәм белән тәбрикләде, гаилә бәхете, исәнлек һәм озак елларга иминлек теләде. Шулай ук ул “ОХТИН – ОЙЛ” җаваплылыгы чикләнгән акционерлык җәмгыяте генераль директоры Рөстәм Хөснетдиновка тәүге бәйрәмне оештыруда ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.1 нче ТОС рәисе Ринат Миннегаләмов әниләргә чәчәк бәйләмнәре, истәлекле бүләкләр тапшырды һәм күркәм бәйрәм белән тәбрикләде.  Ә балалар санаулы мизгелләр эчендә ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре ярдәмендә әниләренә котлау открыткалары әзерләделәр һәм үз теләкләрен җиткерделәр. Бәйрәм ахырында ЗАГС бүлеге җитәкчесе Елена Яков кызы Миннегаләмова түбәндәге сүзләр белән бәйрәмдә катнашучыларга мөрәҗәгать итте: “Әни - балалары өчен мәңгелек яклаучы – саклаучы фәрештә ул. Россия әниләре үзләренең күңел юмартлыгы, тугрылылык, сөю һәм искиткеч сабыр булулары белән башкалардан аерылып торалар. Бәйрәм белән сезне, кадерле әниләр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International