25 ноябрь көнне Түбән Кенә мәдәният йортында «Пар канатлар» дип исемләнгән кичә булып узды. Кичәнең төп кунаклары- озак еллар тигезлектә тату яшәүче Нәүфәл һәм Мәсхүдә Лотфуллиннар һәм Мидхәт һәм Сания Закировлар гаиләләре. Аларны бу истәлекле көннәре белән тәбрикләргә залга балалары, киленнэре, оныклары, дуслары, куршелэре килделәр. Ихлас телэклэрен Карадуган авыл җирлеге җитәкчесе Шамил Вакил улы Низамиев бу күркәм гаиләләргә узенең матур җырлары аша җиткезде. Шулай ук бу чараның кунагы булып чакырылган Балтач муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Фидаил улы Гайнетдинов та котлаулардан читтә калмады,истәлекле бүләкләрен тапшырды. Оныклары, балалары, авылдашлары башкаруында концерт номерлары белән барган кичә өлкәннәребез күңелендә матур истәлек булып калыр.