Әлмәт шәһәре ГХАТ Идарәсендә 9 гаиләгә тантаналы рәвештә ана капиталы сертификатлары тапшырылды

2017 елның 26 ноябре, якшәмбе

Гаилә институтын, гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыту – Әлмәт районының иң мөһим бурычларының берсе. Безнең районда да елдан-ел гаиләләр арта, аларда ике, өч һәм аннан да күбрәк балалар тәрбияләнә. 10 ай нәтиҗәләре буенча 2017 елда 2379 бала туган: шуларның яртысы – гаиләдә икенче балалар, 360 гаиләдә өченче бала туган, 97 - 4-нче һәм аннан да артык бала. 30 гаилә игезәкләр тууын билгеләп үтте.

Уңай демографик дәүләт стимуллаштыру чаралары белән дә бәйле, алар бүгенге көндә федераль һәм республика дәрәҗәсендә күрсәтелә. Менә инде 10 ел шундый форма гаиләләргә дәүләт ярдәме буларак тормыш сыйфатын арттырып сабыйлар һәм аларның ата-аналарына ана капиталы юнәлдерелә. Һәм бу, һичшиксез, сизелерлек ярдәм.

"Әниләр көненә" багышланган бәйрәм алдыннан пенсия фонды җитәкчесе – Якупова Фаина Атлас кызы әлмәтлеләрне икенче һәм өченче балалары туу белән котлап,  аларга ана капиталына сертификатлар тапшырды. Гаиләләргә шулай ук Әлмәт филиалы Кама коммерция банкы вәкиленнән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЗАГС идарәсе бәхетле сертификат ияләрен чын күңелдән тәбрик итә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International