Түбән Кама муниципаль районы Елантово авыл җирлегендә гаилә тормышы юбилярлары бәйрәме

2017 елның 2 декабре, шимбә

2017 елның 2 декабрендә Түбән Кама районының Елантово авыл җирлеге Кулмакса авылында гаилә тормышы юбилярларына багышланган тантаналы чара узды. Бәйрәмгә, быел гаилә тормышы юбилеен билгеләп үтүче, гаилә парлары чакырылды.

Зөбәрҗәт туйларын Латиповлар, сапфир юбилейларын Хисамутдиновлар һәм Исмагиловлар, 30 еллык гаилә тормышын Гайфеевлар һәм Хайдаровлар, көмеш туйларын Бильдановлар гаиләләре билгеләп үттеләр.  Матур залда тантана сәбәпчеләре генә түгел,  ә аларның туганнары, дуслары һәм якыннары да  җыелды. Юбилярларга карата  котлаулар, җылы сүзләр һәм теләкләр әйтелде. Авыл мәдәният Йорты хезмәткәрләре соклангыч музыкаль программа әзерләделәр.

Бриллиант юбилярлар Гайнутдиновларның сәламәтлекләре бәйрәмдә катнашырга бирмәде,  шуңа күрә Елантово авыл җирлеге башлыгы Раиф Гайнетдинов иң изге теләкләр белән аларга үзе барды. Юбилярларга Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International