Теләче район оешма предприятиеләре арасында “Моңнар агыла туган якта” дип исемләнгән иҗат фестивале башланып китте. Чираттагысы 21 енче ноябрь көнне Ямбулат авылы үзешчәннәре тарафыннан куелды. Олы Мәтәскә авыл җирлегенә керүче Ямбулат авылы үзешчәннәре ЗАГСның 100 еллыгына багышлап “Килен төшерү” күренешен сәхнәләштереп авыл халкына ирештерделәр. Әлеге куренеш өлкән яшьтәгеләрне аеруча дулкынландырды.