Казан гаилә Үзәгендә яшь әниләр өчен изге бәйрәм узды

2017 елның 1 декабре, җомга

Әниләргә тантаналы рәвештә ана капиталына сертификатлар тапшырдылар.

 

Бүген "Казан" гаилә Үзәгендә изге бәйрәм булды. Бала тәрбияләү  гаять зур һәм катлаулы хезмәт, әмма йокысыз төннәр өчен  сабыйнын беренче елмаюы, беренче тапкыр "әти" һәм "әни" дип дәшуе әти-әниләргә зур буләк. Балалар белән алар яна тормыш башлыйлар,  яңадан укырга, яшәргә, яратырга, иҗат итәргә өйрәнәләр.

 

Казан шәһәренең Вахитов районы пенсия фондының хезмәткәрләре яш әниләрне икенче һәм өченче балалары туу белән котладылар һәм ана капиталына сертификатлар тапшырылдылар.

 

"Акибанк" хезмәткәрләре сертификат ярдәмендә ничек итеп торак шартларын яхшыртып булуы турында сөйләделәр,  әниләргә чәчәкләр буләк иттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International