"Казан" гаилә Үзәгендә Казанның яшь гражданнарына тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды

2017 елның 1 декабре, җомга

Тантана “Бердәм Россия” партиясе оешуга 16 ел тулуга багышланды.

 

14 яше тулган яшьләр һәм һәр Россия гражданины өчен бу мөһим, әһәмиятле вакыйга. Егетләр һәм кызларны бәйрәм белән котларга  "Бердәм Россия" партиясенең Казан җирле бүлеге Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Глуханьков Владимир Леонид улы, Казан шәһәре Думасы депутаты Галиев Эдуард Шаһит улы, "Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе" Казан бүлеге оешмасы җитәкчесе Сираҗиев Камил Марс улы килде.

 

Тантаналы шартларда укучылар үзләренең беренче документларын алдылар, “Казан” гаилә Үзәге белән таныштылар.

 

РФ яшь гражданнарына паспорт тапшыру тантаналы шартларда яшьләргә патриотик тәрбия бирү максаты белән үткәрелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International