21 ноябрь көнне Түбән Кама ГХАТ Идарәсендә тантаналы рәвештә "Кеше тормышында ГХАТ роле" иншалар бәйгесе җиңүчеләренә дипломнар тапшырылды. Бәйге Рәсәй ГХАТ Идарәсенә 100 ел тулуы уңаеннан уздырыла.
Балалар өчен никахлашу Сарае буенча экскурсия оештырылды, аның барышында укучылар "ГХАТ тарихы" уникаль рәсем күргәзмәсе һәм "Язмышлар берләштерә торган һөнәр " фотовыставкасы белән таныштылар. ГХАТ Идарәсе белгечләре учреждение эшчәнлеге турында сөйләделәр, күпгасырлар сакланган акт китапларын күрсәттеләр. Очрашу ахырында, ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина бәйгедә җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.