Бүген "Казан" гаилә Үзәгендә тантаналы рәвештә ана капиталына сертификатлар тапшырылды

2017 елның 22 ноябре, чәршәмбе

Халыкара әниләр Көне алдыннан гаилә Үзәгендә 13 әни сертификатка ия булды

 

Бүген "Казан" гаилә Үзәгендә әниләр Көненә багышланган бәйрәм узды. РФ Пенсия Фондының Мәскәү районы  начальнигы Юрий Нехорошков тантанага җыелган гаиләләрне тормышларындагы искиткеч вакыйга - сабыйлары туу белән котлап әниләргә сертификатлар тапшырды.

 

Чараның хөрмәтле кунагы Казан шәһәр Думасы депутаты, "Гадел Россия" сәяси партиясенең төбәк бүлеге рәисе Рушания Билгильдиева булды. Рушания Габдулахатовна исеменнән котлаулар белән бергә әниләр бүләкләр дә алдылар.

 

Тантанада Автоградбанк вәкилләре дә катнашты.  Алар әниләрне бәйрәм белән котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар.

 

Бу көнне "Казан" гаилә Үзәгендә бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде, кунаклар өчен Софья һәм Злата Сабирҗановалар башкаруында җыр яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International