Гаилә Үзәгендә булачак парлар өчен тренинг узды.

2017 елның 22 ноябре, чәршәмбе

Дәрестә яшьләргә гаилә бәхетенең төп үзенчәлекләре турында аңлаталар.

 

21 нче ноябрь көнне "Казан" гаилә Үзәгендә булачак парлар өчен чираттагы дәрес узды. Психолог  булачак яш парларга гаилә тормышы законнарының ничек эшләве, бәхетле, ныклы гаилә серләре турында сөйләде.

 

Дәрес атна саен сишәмбе көнне сәгать 10.00 да уза. Дәрестән соң Үзәкнең хезмәткәрләре парларның барлык кызыксындырган сорауларына җавап бирәләр, тантаналы никах теркәү залларын күрсәтәләр.

 

Психолог шулай ук парларны булачак әти-әниләр өчен уза торган бушлай дәресләргә дә чакыра. Дәресләр Казан шәһәренең ЗАГС булекләрендә уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International