Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Республика ата-аналар форумында катнашты

2017 елның 1 ноябре, чәршәмбе

        Казанда  № 179 урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында "Ныклы гаилә нигезе – укучыларны социальләштерү: проблемалар һәм тенденцияләр" республика ата-аналар форумы узды.  Форумны әйдәүчеләр  һәм оештыручылар арасында  Татарстан Республикасы Дәүләт Советының  "Мәрхәмәт-Милосердие" хатын-кыз депутатлар берләшмәсе дә бар иде.

      Чарага 450 дән артык кеше килде, алар арасында ата-аналар комитетлары вәкилләре җитәкчеләре, әтиләр советлары муниципаль берәмлек җитәкчеләре, "Балалар спорты", "Ныклы гаилә", "Бөтендөнья яшь ватандашлар уеннары", "Рәсәйгә һәр бала мөһим" федераль партия проектлары җитәкчеләре,  шулай ук әйдәп баручы педагоглар да бар иде .

        Пленар утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт советы Рәисе урынбасары, хатын-кыз депутатларның "Мәрхәмәт – Милосердие" берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова ачты. Шулай ук кунакларга һәм ата-аналар җыелышы катнашучыларына үзенең сәламләү адресларын Татарстан Дәүләт советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә юллады. Аның сүзләре буенча, нәкъ менә гаилә балада ярдәм, хөрмәт һәм намуслылык хисләре  формалаштыра. Татарстан Республикасы Президентының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйлә Фазлыева республика ата-аналар форумы – бу гражданинны тәрбияләү буенча,  мөһим мәсьәләләрне кагылдыручы әһәмиятле вакыйга булуын да билгеләп үтте.

       ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина үз чыгышында районда никах теркәү һәм аерылышулар, сабыйлар тууының статистикасына анализ ясады, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе һәм мәгариф Идарәсенең уку барышында узучы эш тәҗрибәләре белән уртаклашты.

       Утырыштан соң, катнашучылар эшләрен секцияләр буенча дәвам иттеләр, этика, гаилә тормышы практикасы һәм гаилә традицияләре темаларын кузгаттылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International