2017 елның октябрь аенда Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 270 сабый тууы теркәлгән.
Сабыйлар арасында күбесенчә малайлар туган– ул 145 бала, кыз бала– 125.
101 гаиләдә беренче бала, 122 гаиләдә икенче бала, өченче һәм аннан соң туган сабый 47 гаиләдә теркәлгән. Бу айда дүрт пар игезәкләр туган.
Бу айда популяр ир-ат исемнәре Тимур, Кәрим һәм Артем, ә иң сирәк исемнәр – Айдан, Эдгар һәм Симеон булды.
Кызлар арасында Софья, Арина һәм Виктория исемнәре популяр, ә иң сирәк кызлар исемнәре Мелисса, Делла һәм Мия булды.