Түбән Кама районының Кама Аланында "Агач туй"

2017 елның 1 ноябре, чәршәмбе

        2017 елның 1 ноябрендә Кама Аланы  "Чулман-Су" Мәдәни үзәге ГХАТ тантаналар залында беренче гаилә тормышын Ахуновлар гаиләсе билгеләп үтте.

        Моннан нәкъ 5 ел элек Ахунов Дмитрий һәм Аиса үз гаилә берлеген шәхси имзалары белән беркеткәннәр һәм бер-берсен ир белән хатын дип атаганнар.

        Биш ел  гаилә тормышын "агач"туй дип атыйлар. Халык ышанулары буенча, агач уңдырышлылыкны һәм һәм тирән тамырларны символлаштыра. Биш ел эчендә гаиләдә мәхәббәт җимешләре Никита һәм Матвей дөньяга килгән.  

        Кама Аланы Башкарма комитет исеменнән юбиларларны ГХАТ бүлеге җитәкчесе Әлфия Хаппанова котлады, гаиләгә ныклы  сәламәтлек, бәхет һәм озын гомер теләп,  бүләкләр һәм мактаулы акт тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International