Октябрь аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 37 сабый теркәлде: 17-малай һәм 20 кыз. Шуларның 9 гаиләдә беренче бала, 17 – икенче, 8 - өченче, 3-дүртенче бала булып туган.
Әти-әниләр балаларына Артур, Айнур, Абдуллах, Данир, Дамир, Данияр, Владислав, Матвей, Илья, Юсуф, Тамерлан, Константин, Руслан, Ришат, Таһир, Азалия, Ариадна, Амелия, , Амилия, Анастасия, Александра,, Арина, Саида, Самира, Сайфия, Милина, Милана, Лиана, Злата, Полина, Раяна, Тамила, Екатерина, Ярина дигән матур исемнәр бирделәр.
Иң яшь анага – 19 яшь, иң яшь әтигә 23 яшь, иң өлкән анага 41 һәм иң өлкән әтигә 45 яшь.
Шул ук вакыт эчендә ГХАТ бүлегендә 13 пар никахларын рәсми рәвештә теркәделәр. Иң яшь каләшкә 20, ә иң яшь кияүгә 21 яшь, иң олы кияүгә – 59, кәләшкә – 61 яшь.
Бар гаиләләрне дә шушы матур вагыйгалар белән ихлас күңелдән котлыйбыз!