"Казан" гаилә Үзәгендә "Бәхетле гаилә мәктәбе" эшли

2017 елның 31 октябре, сишәмбе

            Бу атналык дәрескә барлык теләүчеләр дә чакырыла.

 

31 октябрь көнне "Казан" гаилә Үзәгендә булачак парлар өчен дәрес узды. "Бәхетле гаилә мәктәбе" якын арада никахларын теркәүче парлар белән атна саен эшли. КЦСО "Ышаныч" психологы яшьләргә гаилә, мәхәббәт кыйммәтләре турында сөйләде, бәхетле гайлә тормышы серләрен ачты.

 

Дәресләрдән соң белгечләр парларның барлык кызыксындырган сорауларына җавап бирәләр, "Казан" гаилә Үзәгенең никах теркәү залларын күрсәтәләр.

 

Психолог белән консультацияләр бушлай уздырыла һәм барлык теләүчеләр атна саен сишәмбе көнне сәгать 10.00га килә алалар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International