Яшел Үзәндә байкерлар туе теркәлде

2017 елның 18 сентябре, дүшәмбе

Узган шимбәдә Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә үзенчәлекле туй узды. Тантаналы шартларда никахларын мотоциклларда йөрергә яратучы Артем Спирин һәм аның каләше Анастасия Ермолаева теркәделәр.

Яшь парлар Артем һәм Анастасия туйларын байкерларча уйнарга уйлаганнар, чөнки кияү мотоспорт белән күптән шөгыльләнә һәм Яшел Үзән шәһәре мотоклубында тора, a кәләш киявнең шөгылен уртаклаша.

 Мотоцикл моторлары тавышына зур компания белән кияү һәм кәләш ГХАТ бүлегене бинасына килеп керделәр.

Тантаналы залга керү белән, яшьләр никахлашу мизгеленең бөтен җаваплылыгын һәм мөһимлеген тойдылар. Никах теркәү тантанасы тулы Россия Федерациясе Гаилә кодексы нигезендә узды. Кияү белән кәләш актлар китабына имза куйдылар, балдаклар алмашты, ГХАТ бүлеге җитәкчесе урынбасары Екатерина Романова яшь парларга никахлашу турында таныклык тапшырды. Алкышлар белән яшь парларны кунаклары да тәбрикләделәр.

 Язылышу тантанасы тәмамланганнан соң, тимер атлар колоннасы Яшел Үзән шәһәре юлларыннан ыжгырып, үзләренә халыкның карашларын җәлеп иттеләр.

Яшь парларга юлдаш җил, җиңел юллар телибез. Аларның булачак гаилә тормышлары һәрвакыт  туйлары кебек кызыклы һәм оригиналь булсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International