ЯҢАЛЫКЛАР


3
ноябрь, 2017 ел
җомга

3 ноябрьдә Әлмәт муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 5 яңа гаилә туды. Ә ноябрьнең беренче атнасында барлыгы 19 пар никахлашты. 2017 ел башыннан бүгенге көнгә кадәр 1273 пар рәсми рәвештә гаилә корды.

2017 елның 3 ноябренда ТР ның Алабуга муниципаль районы ЗАГС бүлеге начальнигы урынбасары Р.П. Буланова тикшерү белән 10 авыл җирлегендә булып кайтты. Документлар саклау шартлары, дәүләт гражданлык хәле актларын теркәү бүлмәләренә аерым игътибар бирелде.

3 ноябрь көнне Әлмәт шәһәренең никахлашу сараенда үзләренең зөбәрҗәт юбилейларын Салиховлар гаиләсе Илдус Ханип улы һәм Луиза Зайдулла кызы.

Күз алдыгызга гына китерегез: ир белән хатын ярты гасырдан артык бергә гомер иткән! Алар очрашып табышканнар, үз ярларын шул гаять зур дөньяда табып саклап кала алганнар.

Азнакай шәһәрендә бала тудыру бүлегендә яңа туган сабыйларны тантаналы теркәү бер традициягә әверелә. Өченче ноябрьдә, 3700 гр. һәм 57 см булып туган Гаязовлар гаиләсендә, Ильяс исемле сабыйны ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре, туганнары һәм якыннары килеп котладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International