Тудыру йортында тантаналы теркәү

2017 елның 3 ноябре, җомга

Азнакай шәһәрендә бала тудыру бүлегендә яңа туган сабыйларны тантаналы теркәү бер традициягә әверелә. Өченче ноябрьдә, 3700 гр. һәм 57 см булып туган Гаязовлар гаиләсендә, Ильяс исемле сабыйны ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре, туганнары һәм якыннары килеп котладылар. Баланың ата-анасына туу турында таныклык, һәм Татарстан Республикасы Президенты исеменнән Котлау хаты тапшырылды. Туганнары, якыннары һәм хезмәттәшләре бу гаиләнең шатлыгы белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International