Булачак парлар өчен бәхетле гаилә тормышы серләре Чистайда «түгәрәк өстәл» дә

2019 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

2019 елның 15 августында «Нык гаилә» партия проектын тормышка ашыру кысаларында, ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Чистай Никахлашу сараенда никах теркәүгә гариза биргән һәм үзләрен никах төзелеше белән бәйләргә планлаштырган парлар белән Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге белгечләре оештырган «түгәрәк өстәл» формасында әңгәмә үткәрелде.

Яңа өйләнешүчеләр алдында Чистай муниципаль районының дини берләшмәләре вәкилләре чыгыш ясады - Изге Ана иконасының «Умиление» храмы настоятеле иерей Виталий Гарабов, «Әниләр» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Сафиуллин, шулай ук Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге башлыгы Динара Наил кызы Җәләлова, Чистай шәһәренең «Статус» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәге мөдире Эльвира Илдус кызы Җиһаншина яшь парларга дөрес гаилә тормышы серләре турында сөйләделәр, мәхәббәт, үзара хөрмәт һәм үзара аңлашу чыганакларында гармонияле гаилә мөнәсәбәтләре формалаштыруның кыйммәтле киңәшләрен бирделәр.

"Чистай шәһәре» муниципаль берәмлеге Башлыгы урынбасары Михаил Иванович Ксенофонтов шулай ук яшь парларны бу истәлекле вакыйга белән котлады, гаилә иминлеге, гармония, аңлау, тынычлык һәм игелек теләде, һәр кешенең тормышында төп максат - бала туу һәм тәрбияләү, дип ассызыклады.

Гомер буе бергә яшәгән күп кенә парлар шуны раслыйлар, никахны саклау өчен эшләргә кирәк. Ә бер — береңә хөрмәт һәм игелек күрсәтү- берлекнең уңышлылыгына төп ачкыч.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International