Лениногорск шәһәре Язылышу сараенда "Нык гаилә" проекты кысаларында чара үтте

2018 елның 25 мае, җомга

2018 елның 25 маенда Лениногорск шәһәре Язылышу сараенда "Нык гаилә" проекты кысаларында, гаилә мөнәсәбәтләрен һәм гаилә институтын ныгытуны пропагандалау максаты белән Лениногорск шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ялаков Ринат Наил улы, Лениногорск районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы Бортникова Наталья Николай кызы, Татарстан Республикасы Адвокат палатасы адвокаты Нургалиев Илдар Исмәгыйль, ЛРҮД хатын-кызлар консультациясе җитәкчесе Ташбулатова Фатима Рәшид кызы, Лениногорск шәһәре руханилар вәкиле Иоанн Антипов һәм "Ихлас" мәчете имамы Раупов Булат хәзрәт катнашында чара үткәрелде.

Бу очрашуга НГДУ "Лениногорскнефть", ЭПУ "Лениногорскгаз" яшьләре, ГАПОУ "Лениногорск нефтяной техникумы" һәм А.Н. Туполев ис. ЛФ КНИТУ-КАИ студентлары чакырылган иде. Элеге чара эңгәмә формасында узды. Катнашучылар ир белән хатын арасындагы әхлакый һәм рухи мөнәсәбәтләр турында, гаиләнең барлыкка килүен планлаштыру, сәламәт бала табу, шулай ук юридик һәм хокукый характердагы сорауларга да кагылдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International