Мөслим районында Гаилә учагы капсуласын каршы алу оештырылды

2024 елның 17 апреле, чәршәмбе

Гаилә елы кысаларында «Мизгел» яшьләр үзәгендә Татарстанның районнарына тапшырылучы «Россия йөрәге» капсуласын каршы алу тантанасы үтте. Морзахановлар гаиләсе Азнакай шәһәреннән "Россия йөрәге" гаилә учагы капсуласын алып кайтты. Гаилә башлыгы Рамил Морзаханов азнакайлыларның ихлас теләкләрен җиткерде. Район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов гаиләләрне бәйрәм белән котлады.

Чарага чакыру алган райондашларыбыз – яшь, күркәм Мирзаяновлар, Мөхәммәтҗановлар, Латыйповлар, Хантимеровлар һәм Шиһаповлар Морзахановлар белән беррәттән «Актив гаиләләр» эстафетасында катнашты.

«Россия йөрәге» гаилә уты белән тапшырылган капсула Мөслим районында бер атна дәвамында була. 22 апрель көнне гаилә уты эстафетасы Актаныш районына тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International