Ел дәвамында нинди генә истәлекле көннәрне билгеләп үтмибез дә, бәйрәмнәр үткәрмибез! Район күләмендә аналарны данлау өчен бәйрәмне оештурычылар якшәмбене көтеп тормадылар – җәмга көнне авыллардан килгэн, оешма-учреңдениеләр вәкил итеп җибәргән аналар район мэдэният йортына җыелды. Бәйрәм сәхнәсенә башта икенче балалары туган гаиләләрне чакырдылар. Пенсия фонды район идәрәсе җитәкчесе Рәис Галләмов 3 гаиләгә ана (гаилә) капиталы алу өчен сертификат тапшырды. Аларны район ГХАТ бүлеге хезмәткәре Розадия Сафина да котлады.