“Безнең әни барысыннан да яхшырак...”

2017 елның 26 ноябре, якшәмбе

Кайчан гына карасаң да, Болгарда яшәүче Елена Семенова гел балалары янәшәсендә. Ул аларның барысын  (икесен тәрбиягә алган) тигез дәрәҗәдә ярата.

“Родничок” балалар бакчасында кече тәрбияче булып эшләүче Елена Александровна гаиләсе турында үзенә генә хас булган тыйнаклык белән сөйли, башка гаиләләрдән бер ягы белән дә аерылып тормый, ди. Күп бала әнисе булырмын, дип башта уена да китермәгән. Уллары Станиславка ике яшь тулды гына дигәндә, гаиләдә Максим исемле тагын бер бәләкәч дөньяга аваз салган. Көтмәгәндә ире Андрейның туганы белән күңелсез хәл килеп чыккач, җиде яшьлек Валентина белән дүрт яшен тутырган Елена ятим калалар. Сүз дә юк, бу хәл күпләрне тетрәндерә, ятим балаларның киләчәк язмышы өчен нык борчылалар. Иң беренче булып Елена балаларны гаиләгә алырга кирәк, дип сүз кузгата. Мондый очракта ничек каршы киләсең? Ире берсүзсез ризалаша, әнә шулай итеп кызлар аларда яши башлый.

Вакыт дигәнең тиз үтә. Валентинаны мәктәпкә озаталар. Кыз программаны тиешле дәрәҗәдә үзләштерә алсын өчен Елена белән Андрейга шактый тырышырга туры килә. Әле бит аларның үз балалары да бар. Дөрес, баштарак Еленаның әнисе белән әбисе булыша. Кызганыч, алар икесе дә бер-бер артлы вафат була. Якын кешеләрен югалту кайгысын бик авыр кичерсә дә, үз балалары белән чит балаларны бертигез дәрәҗәдә якын күрә, йөрәк түреннән чыккан җылы сүзләрен беркайчан кызганмый. Гаиләдә барысы да гел син теләгәнчә генә бармый, кыенлыклар да булгалый. Әмма балалар үзләрен беркайчан да кыерсытылган итеп хис итми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International