Түбән Камада 2500-нче сабыйтууытеркәлгән

2017 елның 23 октябре, дүшәмбе

2017 елның 23 октябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 2500 нче бала туу турында акт язуы төзелде.

"Юбилейлы" сабый булып, Валиев Раис һәм Гөлшат гаиләләрендә туган кыз бала булды. Бәхетле ата-ана кызларына “Алия” дип исем кушканнар, борынгы телдән тәрҗемә иткәндә, әлеге исем “мәһабәтле” дигәнне аңлата.

ГХАТ Идарәсе белгечләре сабыйның тормышындагы беренче документын – туу турында таныклыкны һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның котлауларын тапшырдылар, гаиләгә иминлек һәм кызларын тәрбияләүдә уңышлар теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International