Нурлат шәһәре Мәдәният сараенда узган тантана олыларыбызга кайгырту һәм хөрмәт күрсәтүгә, рәхмәт әйтүгә багышланган чара булып утте.
Җылы очрашу күргәзмәләр карау, чәй табыны артында аралашудан башланды.
Залга җыелган өлкәннәрне район башлыгы Равил Кузюров котлап, бәхетле һәм кадерле картлык теләде. Бәйрәм көнне районның 50 ел бергә тигез, тату яшәүче алты гаиләсе дә сәхнә түрендә хөрмәтләнде.
Җылы теләкләр, котлаулар мәдәният бүлеге әзерләгән чыгышлар белән үрелеп барды һәм катнашучылар күңеленә озакка җитәрлек шатлыклы халәт бүләк итте.