Бриллиант юбилее

2017 елның 30 сентябре, шимбә

Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә "Халыкара өлкәннәр көненә" Пиликовлар гаилә тормышының юбилеенә багышланган тантаналы хөрмәтләү кичәсе үтте.

Пиликовлар Геннадий Григорий улы һәм Валентина Павел кызы бергә инде 60 ел. Аларның гаилә нигезләре - иминлек, үзара мәхәббәт, хөрмәт һәм ышаныч. Аларны гаилә учагы җылы һәм шатлыклы яна, ә тугры мөнәсәбәтләре озын-озак еллар белән сыналган.

Яшел Үзән районы юбилярлар китабында "бриллиант" юбилярлар тантаналы имза куйдылар, үзенең беренче биюен искә алдылар, бер-берсен котладылар.

Пиликовларны юбилейлары белән "Серго"  исемендәге завод вәкилләре котларга килделәр, чөнки алар эле завод ветеранныры да. Кунаклар юбилярларга сәламәтлек, бәхет, озын гомер, гаилә бәхете теләделәр, истәлекле бүләк тапшырды.

Бик күп җылы котлаулар юбилярларга карата туганнары һәм якыннары исеменнән әйтелде.

ЗАГС бүлеге җитәкчесе урынбасары, Екатерина Романова парга гаилә кыйммәтлеген саклый белү алулары өчен Яшел Үзән муниципаль районы Башлыгы тарафыннан Рәхмәт хаты тапшырды.

Бәйрәм чарасында иске һәм изге мәхәббәт турында җырлар яңгырады. Бәйрәм бик мәрхәмәтле, куанычлы булып узды. Барлык катнашучыларның йөрәгендә озак елларга хәтирәләр кардырды дип ышанып калабыз.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International