Әхмәтҗанов
Ренат Харис улы
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы урынбасары
Кирәкле мәгълүматлар
Телефон:
(843) 293-01-57
E-Mail:
A.Renat@tatar.ru
БИОГРАФИЯ

В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тарихчы белгечлеге буенча, ТИСБИ идарә Университетын юрист белгечлеге буенча, Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясен «Дәүләт һәм муниципаль идарә буенча белгеч» - Master of Public Administration программасы буенча, Казан (Идел буе) федераль университетын «Финанс менеджменты»программасы буенча тәмамлаган.

1995-2004 елларда Казан дәүләт технология университетының аспиранты, методист, методик кабинет мөдире, дәүләт тарих һәм социология идарәсе кафедрасы доценты.

2004-2015 елларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Секретариаты баш референты, баш киңәшче, аналитик бүлек мөдире урынбасары.

2015 нче елның 1 нче декабреннән – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ Идарәсе башлыгы урынбасары.

Тарих фәннәре кандидаты, доцент.

«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале, Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының «Ярдәм өчен» медале һәм Мактау грамотасы, «Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы» истәлекле медале, Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.

Өйләнгән, кызы бар.

Дополнительная информация
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International