Тукай районы Колыш авылының Тельман урамында гаилә бәйрәме узды.Табигатнең иң гүзәл почмагында урнашкан авылда, ачык һавада 50елдан артык бергә яшәгән гаилә парлары-Гарифуллинар, Мөҗәһитовлар, Бәшәровлар, Зөлфакаровлар, Бәйрәмовлар, Хаҗиевлар гаиләләре җыелды. ”Беребез өчен беребез кирәк” дип исемләнгән тантананың иң хөрмәткә лаеклы пары 65 ел бергә яшәүче Шәйхелгәрәевлар гаиләсе иде. Тукай районы ГХАТ бүлеге барлык парларга үзенең җылы теләкләрен җиткерде, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
2 август көнне Бөгелмә районының никахларны теркәү сарае бинасы каршындагы мәйданында хатын-кызлар нәфислеге флешмобы үтте. Чарада 500дән артык кеше катнашты.Бәйрәм катнашучының үзәк яр буеннан тантаналы үтүе белән башланып китте. Чараның актив катнашучылары – үзенчәлекле образда бизәлгән коляскалар этеп баручы гүзәл гаилә парлары.
2018 нче елның 2 августында Биектау ГХАТ бүлеге бу елда 222нче булып теркәлгэн баланың әти-әнилэрен, Валиев Ильяс Рафинат улы белэн Айсылу Фәнис кызы гаиләсен котлады. 2018нче елның 28 июлендә туган кызга Азалия дигән матур исем кушылды.
222 санында яшерен мөмкинлекләр һәм тигезлек элементлары чагылыш таба. Бу саннарны кушкач гади 6 саны килеп чыга,ә 6 саны үз чиратында ,конфликтларсыз,гаугасыз идеаль гаилә символы булып тора.
2018 елда июль аенда Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 272 яңа туган сабый теркәлгән.
Баулыда яшәүче Мөхәрамә Вәлиева 90 яшьлеген билгеләп үтте. Традиция буенча юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илмира Хөснуллина өенә килеп котлады, чәчәк бәйләме тапшырды һәм ил президенты котлавын укып узды. Мухарама апа бу сүзләрне бик зур игътибар белән тыңлады, хәтта күңеле тулып китте.
3 августа Базарлы Матак авылында яшәүче Гимадиева Зәкия Вазых кызы 90 яшен тутырды. Аны 90 яшьлек юбилее белән котлап, Россия Президенты Владимир Путин телеграммасы тапшырылды. Дәүләт җитәкчесенең котлауларын юбилярга район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов һәм Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Мусин тапшырдылар.Район һәм авыл җитәкчеләре Зәкия апага җылы котлауларын, изге теләкләрен җиткерделәр, истәлекле бүләк тапшырдылар.
Мәдинә Зиннуровна кышын Алабугада яши, җәен-авылга кайта. Яшьлеге авыр сугыш елларына туры килгән аның. Колхозда авыр физик хезмәт белән шөгельләнгән. 4 бала тәрбияләп үстергән.
Аны президент Владимир Путин исеменнән олы юбилее белән тәбрикләргә Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расыйх Закирҗанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Марсель Хуҗин, Иске Икшермә авыл җирлеге башлыгы Нияз Нурмөхәммәтов, якыннары, туганнары килгән иде. Һәркайсы аңа исәнлек-саулык, бәхетле картлык, тыныч тормыш теләп үзләренен матур теләкләрен җиткерделәр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
2 августта Алабугада Мешковлар гаиләсе алтын туйларын билгеләп үтте. Владимир Михайлович белән Надежда Георгиевнашатлыклы да, кайгыны да бергә кичергәннәр. Балалары, оныклары да гаилә гореф-гадәтләрен дәвам итсеннәр, үрнәк гаилә булып яшәсеннәр.
1 август аенда Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә инде менә тугызынчы пар игезәк балалар тууы рәсми рәвештә теркәлде. Ленар Инзир улы белән Айгөл Булат кызы Бигмановлар гаиләсен шушы искиткеч, тантаналы һәм үзенчәлекле вакыйга белән чын күңелдән котлыйбыз!