Июль аенда Түбән Камада Тамерлан, Малик, Сагдиана һәм Ева туган

2017 елның 1 августы, сишәмбе

      Түбән Кама ГХАТ Идарәсендә июль аенда 300 бала дөньяга килгән, алар арасында 144 малай һәм 156 кыз. Шул исәптән, 3 пар игезәк. Гаиләдә беренче бала 109, икенче бала 148, өченче бала 43 гаиләдә туган.

     ГХАТ идарәсе июльнең иң сирәк һәм популяр исемнәрен дә әйтте . Иң күп очраган кыз бала исемнәре: Арина, Ралина, Софья, Самира һәм Алиса булды. Иң популяр ир-ат исемнәре – Роман, Әмир, Арсений, Тимур һәм Эмиль.

     Иң гадәти булмаган ир-атлар исемнәре июль аенда Тамерлан, Маркел, Жак, Елисей һәм Малик булды. Кызлар арасында: Сагдиана, Лика, Илона, Салманида һәм Ева булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International