50 ел бергә тормыш итү матур тантана белән билгеләп үтелде.
Бүген "Казан" гаилә Үзәгендә матур парлар Рәшид Нигмәт улы һәм Мөнәвәрә Хабибрахман кызы Гыйниятуллиннар алтын туйларын бәйрәм иттеләр. Рәшит һәм Мөнәвәрә 1966 елда "Вузовщик" кинотеатрында танышалар. Шушы көннән башлап яшьләр буш вакытларын гел бергә уздыралар. Бергәләп биюгә һәм кинога йөрергә яраталар.
Ямьле җәйнең бер көнендә Рәшит үзенең сөеклесенә тәкъдим ясый. 1967 елның 5 августында никахлашу тантанасы уза. Бу көнне ике яшь йөрәк гомерлеккә яратырга һәм бер-берсенә тугры калырга ант бирә!
Рәшид Нигъмәтович һәм Мөнәвәрә Хәбибрахмановна өч кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә җиде оныклары юбилярларның зур куанычы.
Без юбилярларга һәрвакыт якыннарының җылы карашын тоеп елмаеп яшәүләрен телибез!