25 ел элек әлеге пар язмышларын бергә бәйләде.
Бүген "Казан" гаилә Үзәгендә Сергей Виктор улы һәм Инна Александр кызы Емельяновлар Көмеш туйларын билгеләп үттеләр. 25 ел элек аларның йөрәкләрендә бер-берсенә карата мәббәт хисе уяна һәм бергә тормыш корып яшәргә насыйп була.
1988 елда яшьләр тәүге тапкыр очрашалар. 3 ел очрашып йөргәннән соң, 1992 елның июнь аенда Сергей иң якыннары һәм туганнары каршында Иннага тәкъдим ясый.
Никахлашу тантанасы 1992 елның 31 июлендә була.
10 ел гаилә корып яшәгәннән соң Емельяновлар әти һәм әни булу бәхетенә ирешәләр. Аларның гаиләсендә күптән көтелгән малай - Алексей дөньяга килә.
Юбилярларга алга таба да гаилә учагын сүндерми, бәхеткә төренеп яшәүләрен телибез!