2017 елның 29 июлендә Алабуга шәһәренең ЗАГС бүлегендә 300 нче номер булып, язылышу акты язмасы төзелде. Бу Алабуга ЗАГС бүлегендә инде менә 300 нче бәхетле гаилә туганны аңлата. “Түгәрәк” сан Алмаз белән Ксениягә насыйп булды. Яшь гаиләгә бәхет һәм уңышлар телибез.