2017 елның 29 июль көнне Мөслимдә Яшьләр көненә багышланган концерт узды. "Мизгел" яшьләр үзәге каршысында сигезенче тапкыр велойөреш үтте, МОЛОДАЯ ГВАРДИЯ РТ һәм АМО РТ активистлары башлангычы белән оештырылган бу чарада 150гә якын велосипедчы катнашты. Алар арасында “спец” кунаклар -үзебезнең татар эстрада артистлары Мөнир Рахмаев һәм Ландыш Нигмәтҗанова, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр дә, әле беговелда (педальсез велосипедта) гына йөрүче сабыйлар да, әтиләре иярләгән велосипедка утырып килгән балалар да бар иде. Эреле-ваклы балаларын ияртеп, гаиләләре белән чыгучылар шактый иде. Кунакларны сәламләгәннән соң велосипедчылар алдан билгеләнгән маршрут буенча кузгалдылар.
Бәйрәмне район Башлыгы Р.Х. Муллин котлау сүзләре белән ачып җибәрде. Чарада биш бала тәрбияләүче Рушания Минкинага “Ана даны” медале, Нәзир һәм Фирая Хәбировлар гаиләсенә “Мәхәббәт һәм тугрылык” медале тапшырылды.
Тантаналы өлештән соң мәйданда бәйрәм концерты яңгырады.