Апас Сабан туенда балаларны, юбилярларны һәм яшь гаиләне зурладылар

2017 елның 2 июле, якшәмбе

1 июльдә Апас районы Сабантуй аланында үзләренең алтын туйларын билгеләп үтүче парлар һәм  яңа гына тәпи атлап киткән нәниләр дә мәйдан түрендә булдылар.50, 55, 60 ел бергә торучы юбиляр гаиләләр гәдәттәгечә шәл, түбәтәй һәм район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Бу ел аеруча истәлекле булып калды, чөнки Дәүләки авылыннан Шәйхетдин һәм Бибисара Миннебаевларны район башлыгы аерым искә алды – алар үзләренең 70 еллык Рәхмәт туйларын каршы алдылар. Шулай ук бу бәйрәм Карабай авылыннан Нияз Гыйзәтуллин, Каратуннан Лилия Имамиева һәм аларның әти-әниләре өчен аеруча истәлекле булды. Нәниләргә зур уенчыклар тапшырылды. Яңа гына барлыкка килгән яшь гаилә дә читтә калмады. Илнар һәм Раилә Бәшировларны район башлыгы кер машинасы белән шатландырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International