Игезәк балалар туу

2017 елның 5 июле, чәршәмбе

Игезәк балалар туу – сирәк очрый торган вакыйга, бу гаҗәеп күренеш – ике бертөсле бала. Игезәк балаларның әти-әниләре иң бәхетле кешеләр! 5 июль көнендә Минзәлә районының ГХАТ бүлегендә игезәк балалар теркәлде. Чигвинцевлар Юрий һәм Алинә гаиләсендә малай һәм кыз дөньяга килде. Сабыйларга әти-әниләре Реналь һәм Ариана дип исем бирделәр. Әти-әниләрне шушы сөенечле вакыйга белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International