Квест – диңгез хисләр һәм позитив!

2017 елның 11 июле, сишәмбе

Азнакай шәһәрендә Гаилә бәйрәменә багышланган Яшьләр паркында квест үткәрелде. Анда 7 команда катнашты, һәрбер командыда - әти, әни һәм 5-10 яшьлек бала. Бу чарада Актүбә бистәсеннән 4 гаилә катнашты: Галкиннар, Петрухиннар, Степановлар һәм Мубаракшиннар. Гаиләләр 7 станцияләр үткәч шушы урыннарга лаек булдылар: 1 урын - Латыповлар Азнакай шәһәреннән, 2 урын – Петрухиннар, 3 урын – Галкиннар актүбәлеләр. Тантаналы рәвештә бәйрәмдә бар катнашкан гаиләләргә сәламәтлек һәм иминлек, бәхет теләп, өештыручылар – яшьләр үзәге кызлары һәм егетләре -бүләкләр тапшырдылар. Аннары бергәләп истәлекле фотога төштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International