Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

2017 елның 5 июле, чәршәмбе

5 июль гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, С. Гассар исемендәге мәдәният сараенда традицион чара узды. Бәйрәм программасында зур һәм якты концерт, шулай ук гаилә парына иҗтимагый бүләк - "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медаль тапшырылды. Аңа нәкъ менә бу көнне уртак тормышның 56 еллыгын билгеләп үтүче Тоймы авылында яшәүче Минимөхәмәт һәм Миниматруса Нурмөхәметовлар лаек булдылар.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белэн менделеевлыларны  Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Константин Макаров, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Марина Филатова котладылар. Алар яшь парларга һәм гаиләләргә, юбилярларга иминлек, бәхет, үзара аңлашу һәм ямьле гаилә учагын теләделәр.

Алып баручылар Гөлназ Стрелкова һәм Марина Комарова катнашучыларга бәйрәм тарихы,  христианнар никахын яклаучы изге Петр һәм Феврония турында сөйләделәр. Тантананы якты һәм матур итәр өчен , символик ромашка чәчәген сайладылар. Чәчәк телендә  ул –яшьлек, романтика, гадилек һәм наз. Нәкъ менә бу үсемлек иң чиста хисне – тугры мәхәббәтне  дөрес чагылдыра.

Праздничную программу продолжили творческие семьи города и района. Душевные песни, танцы и стихи дарили Кузнецовы, Тагировы, Ботниковы, Гильмутдиновы, Ивановы, Тунгусковы, Степановы, Семяковы, Григорьевы. Также на сцене выступили Виктор Япаев и Марина Павлова, Григорий Галкин и Ольга Подшивалова, Данияр Латыпов и Диляра Фаразутдинова и другие.

Бәйрәм программасын шәһәр һәм район иҗади гаиләләре дәвам иттеләр. Күңелне җылытучы җырлар, биюләр һәм шигырьләр Кузнецовалар, Тагировлар, Ботниковлар, Гильмутдиновлар, Ивановлар, Тунгусковлар, Степановлар, Семяковлар, Григорьевлар бүләк иттеләр. Шулай ук сәхнәдә Виктор Япаев һәм Марина Павлова, Григорий Галкин һәм Ольга Подшивалова, Данияр Латыйпов һәм Диләрә Фаразутдинова һәм башкалар чыгыш ясадылар.

Концерт азагында барлык гаиләләргә ЗАГС бүлеге җитәкчесе исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды, ә кечкенә катнашучыларга-  татлы приз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International