Түбән Кама муниципаль районы авыл җирлекләрендә гаилә бәйрәме "Сабантуй"

2017 елның 1 июле, шимбә

      Ел саен язгы кыр эшләре тәмамлаганнан соң, авылларда милли-мәдәни бәйрәм "Сабантуй" үткәрелә.

       2017 елның 1 июлендә Түбән Кама районы авыл җирлекләрендә көчле концерт программалары, тематик конкурслар һәм уеннар белән бәйрәм чаралары үтте. Төрле яшьтәге иң кыю катнашучылар гирь күтәрүдә, аркан тартуда һәм көрәштә үз көчләрен сыный алдылар.

       Сабантуйга гадәт буенча, гаиләләр белән киләләр, шуңа күрә дә ул гаилә бәйрәме булып санала. Олы Афанас авылында бриллиант юбилярлар Шараповларны, алтын юбилярлар Скучаевларны һәм сапфир юбилярлар Җиһаншиннарны хөрмәтләделәр. Шулай ук авыл җирлеге башлыгы Николай Бурмистров юбиляраларны чын күңелдән котлады, аларгы ныклы сәламәтлек теләде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International