Татар халкының иң яраткан бәйрәмнәре булган “Сабантуй” якынлашып килгәндә Баулы шәһәрендә яшәүче Мөхәмәтовлар гаиләсе “алтын” туйларын билгеләп үтте. Альберт Батыр улы һәм Кадрия Хабри кызы уртак тормыш юлын бер-берсенә таяныч, ышаныч булып, бер-берсен саклап, хөрмәт итеп үтәләр. Идиятуллиннар матур хезмәт юлы үткәннәр, акыллы балалар тәрбияләп үстергәннәр.
Юбилярларны ГХАТ бүлеге җитәкчесе С.Т.Мөрсәлимова җылы котлап истәлеккә таныклык тапшырды.