Җәйге сезонның туйлар кызган чоры

2017 елның 24 июне, шимбә

Җәйге айларда ТР Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, гадәттәгечә, туйларның кызган вакыты җитә. Бу ел да башкалардан аерылмый. Июнь – җәй башы һәм өйләнешүчеләрнең тансык ае, чөнки нәкъ аның белән туйлар сезоны башлана.

Җәйнең беренче аена никахны төркәүгә 135 гариза бирелгән иде. Июль аена инде 245 парның туй көне билгеләнгән. Июль аенда никахны тантаналы рәвештә теркәү өчен иң популяр датасы 07.07.2017 һәм 08.07.2017 санала.   2017 елның декабрендә билгеләп үтеләчәк Рәсәйнең ЗАГС органнары барлыкка килүенә 100 еллык юбилее алдыннан яңа гаиләләрнең барлыкка килүенә җәйнең соңгы ае да шундый ук юмарт булуына ышанабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International