ЗАГС органнарына 100 ел тулуга багышланган чаралар үткәрү кысаларында 2017 елның 26 июнендә Азнакай шәһәрендә "Граждан хәле актларын тантаналы рәвештә теркәү алып баручыларының иң яхшылары” һөнәри осталык конкурсының зона этабы узды.
Конкурста ЗАГС органнарының 12 белгечләре катнашты, алар арасында 2 катнашучы Әлмәт шәһәре исеменнән иде.
Беренче этап нәтиҗәләре буенча 1 урын "Тантаналы рәвештә исем кушу йоласын иң яхшы алып баручысы" номинациясендә Екатерина Гомәрова алды, 2 нче урын "Никахлашу тантанасын татар телендә төркәүчеләр арасында иң яхшы алып баручы" номинациясендә Ләйсән Галиева яулады.
ТР Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС Идарәсенең яшь белгечләрен җиңү белән Котлыйбыз!