Сәләнгештә Авыл көне үткәрү традициягә кереп бара.Авыл халкының гомерлек традицияләрне саклап, аларны киләчәк буыннарга да тапшыруларын бәйрәмдә катнашкан мәртәбәле кунаклар -Түбән Кама һәм Чистай епископы Пармен һәм район башлыгы Равил Кузюров та үз чыгышларында аерым билгеләп үттеләр. Бу көнне исә бер төркем сәләнгешлеләр сәхнәгә чыгып, Равил Кузюров кулыннан грамоталар һәм бүләкләр дә алдылар. Алар арасында да эшләп килүче җирле “Рябинушка” ансамбле, 90 яшен тутырган Мария Исаева, озак еллар шул авылда тырышып хезмәт куючылар, үрнәк һәм яшь гаиләләр һәм башкалар бар иде. Авыл көне очрашулар, котлаулар, уеннар һәм бүләкләр белән озак дәвам итте.