29 июньдә Апас муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә бинасында районыбызның тагын 5 гаиләсе тантаналы шартларда ана капиталы сертификаты алды. Яшьләр көне уңаеннан узучы бу чарада районның пенсия фонды бүлекчәсе җитәкчесе Илгизәр Вәлиәхмәтов һәм ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина катнашты. Кабаттан әни булу бәхетен татыган аналар сертификатлар белән беррәттән яңа гына гаилә юлына аяк баскан парлар тарафыннан әзерләнгән бүләкләргә дә лаек булдылар.