Июнь аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 21 сабый теркәлде: 9-малай һәм 12 кыз. Шуларның 9 гаиләдә беренче бала, 9 – икенче, 2 - өченче, 1-дүртенче бала булып туган. Иң кечкенә бала 2780, ә иң зуры – 5084 грамм.
Әти-әниләр балаларына Рамазан, Антон, Әмир, Илһам, Тимур, Арслан, Эмиль, Александр, Айлина, Амалия, Ева, Арина, Мәликә, Анастасия, Сәфинә, Алиана, Нелли, Ясмина, Самира дигән матур исемнәр бирделәр.
Иң яшь анага – 20 яшь, иң яшь әтигә 23 яшь, иң өлкән анага 37 һәм иң өлкән әтигә 54 яшь.
Шул ук вакыт эчендә ЗАГС бүлегендә 15 пар никахларын рәсми рәвештә теркәделәр. Иң яшь каләшкә 18, ә иң яшь кияүгә 21 яшь, иң олы кияүгә – 45, кәләшкә – 44 яшь.
Бар гаиләләрне дә шушы матур вагыйгалар белән ихлас күңелдән котлыйбыз!