2017 елның 4 июлендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Тәтеш шәһәренең беренче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең сыйныф укучылары өчен (сыйныф җитәкчеләре Лазарева Л.Н.) экскурсия узды.
ГХАТ бүлеге начальнигы Дианова Лариса Михайловна укучыларга гражданлык акты төзү үзенчәлекләре, гаилә традицияләрен ныгыту буенча үткәрелгән чаралар турында сөйләде. Балалар бик кызыксынып очрашу дәверендә килеп чыккан дискуссиядә катнаштылар. Шулай ук укучылар үзләренең һәм әти-әниләренең туу турындагы таныклыклары язылган архив китапларын тотып карый алдылар.
Соңыннан Л.М. Дианова “Минем гаиләм-минем байлыгым” дигән темага әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында балалар гаилә бәхетен ничек аңлауларын әйтеп бирергә тырыштылар.
Экскурсия азагында укучылар әти-әниләренә һәм башка гаилә әгъзаларына карата үзләрен ничек тоту буенча истәлекле кагыйдәләр алдылар.