Баулы районы Татар Кандыз авылыда татар халкының иң яраткан бәйрәме - "Сабантуй" үтте. Әлеге бәйрәмдә традиция буенча, чәчү батырлары белән рәттән гаилә тормышының юбилейларын билгеләп үтүчеләр дә котлаулар кабул иттеләр. Саетгали абый һәм Сагида апа Нургалиевлар 60 ел бергә тату гаилә булып яшиләр, Бриллиант туйларын билгеләп үтәләр. Иран һәм Әминә Шәйхетдиновлар Алтын туйларын билгеләп үтәләр. Юбилярлар бер-берсен яратып, хөрмәт итеп матур тормыш юлын үткәннәр, илгә намуслы хезмәт иткәннәр, күркәм балалар тәрбияләп үстергәннәр. Алар һичшиксез авылның горурлыгы һәм яшь буын өчен үрнәк булып торалар.