Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Республика фәнни-гамәли конференциядә катнашты

2017 елның 23 июне, җомга

     2017 елның 23 июнендә Казанда Татарстан Республикасы фәннәр Академиясенең базасында, Татарстан Республикасы ГХАТ органнарына 100 ел тулуына багышланган,  "Гаилә институтының Татарстан милли-региональ шартларында тотрыклылыгы” Республика фәнни-гамәли конференция узды.

    Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховта булды. Конференциядә ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина һәм 100 дән артык республика фәнни-белем бирү берләшмәсе хезмәткәрләре һәм гражданлык хәле актларын теркәү органнар катнашты.

    Пленар утрышны йомгаклап, Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының ГХАТ Идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева Түбән Кама ГХАТ Идарәсе белгече Алсу Вагизованы Идел буе федераль округында "Никах теркәү тантанасын иң яхшы алып баручы" бәйгесендә җиңүе белән котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International